«Холокост: тарих, хәтер, язмышлар»: хәтер кичәсе (12+)

27 гыйнвар көнне 5 нче санлы китапханәдә Е.Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте укучылары өчен «Холокост: тарих, хәтер, язмышлар» дигән хәтер кичәсе үтте.

Кичәдә катнашучылар Икенче бөтендөнья сугышының  фаҗигале вакыйгалары, Холокост вакытында тулаем халыкларны юкка чыгару һәм геноцид белән бәйле тарихи фактларны белде. Чара барышында яшь буын вәкилләре үзләре өчен язучы Джон Бойн иҗаты дөньясын ачты. Ул «Мальчик в полосатой пижаме» әсәрендә яһүд тарихының фаҗигале моментларын тасвирлаган. Укучылар бу китап буенча китапнамә карады. Алып баручы белән бергә, балалар Яд ва-Шем мемориаль комплексы буйлап виртуаль экскурсия кылды, бер минутлык тынлык белән Холокост корбаннарын искә алды. «Януш Корчак мәйданы»нда шәкертләре белән бергә үлем лагере стеналарына артына киткән поляк укытучысы, килеп чыгышы белән яһүд Януш Корчак язмышы һәм батырлыгы турында тулырак белә алдылар.  

 

Поделиться: